Мәхәббәткә рәхмәт

Категория: көе сүзләре

Мәхәббәтнең диңгезендә йөзеп
Коенабыз ләззәт күлендә.
Бернәрсәгә аны тиңләп булмый
Аннан башка тормыш юк җирдә.

Ай мәхәббәт мәхәббәт,
Кил, китмә син бездән мәхәббәт.
Син булганда яшәргә рәхәт,
Барысы өчен бездән зур рәхмәт.

Син яшәүнең тәме, җирнең яме.
Син булганда бәйрәм күнелдә.
Тик гашыйклар менә чиксез күккә
Һәм төшәләр төпсез диңгезгә.

Ай мәхәббәт мәхәббәт,
Кил, китмә син бездән мәхәббәт.
Син булганда яшәргә рәхәт,
Барысы өчен бездән зур рәхмәт.

Син булмасаң сүнәр моңнарыбыз.
Ялгызларның туктар гомере
Тик мәхәббәт парлап йөрәкләрне ,
Мәңгелеккә илтә кешене.

Ай мәхәббәт мәхәббәт,
Кил, китмә син бездән мәхәббәт.
Син булганда яшәргә рәхәт,
Барысы өчен бездән зур рәхмәт.

Голосов пока нет
« »