Бер җыр булып туармын да…

Әле бер җыр булып туармын да,
Күңелләрдән шытып чыгармын.
Очрашулар алда мөмкин булса
Ялгыз уткәннәргә чыдармын.
Очрашулар алда мөмкин булса
Ялгыз уткәннәргә чыдармын.

Бер җыр булып күккә ашырмын да,
Кайтавазы булып кайтырмын.
Аерылганнар сагышлары булып
Йөрәкләргә моңнар салырмын.
Аерылганнар сагышлары булып
Йөрәкләргә моңнар салырмын.

Мин җыр булып бер кайтырмын әле
Ялгыз йөручегә юлларда.
Куңел кылларына кагылырмын
Сандугач күк сайрап талларда.
Куңел кылларына кагылырмын
Сандугач күк сайрап талларда.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »