Кышкы кояш

Категория: көе сүзләре

Якты кояш нуры күзне чагылдыра —
Җылысы юк анын кышларда.
Көчле яктысыннан дөнья балкысада ,
Китеп бара сайрар кошлар да.

Кышкы кояш, кышкы кояш, гафу ит мине
Җылысы юк матурлыкка кызыкмыйм инде.
Кышкы кояш, кышкы кояш, аңларга кирәк
Җылы тойса карашларда бәхетле йөрәк.

Якты нуры белән җирне гөлгә күмә —
Күңел шуңа язны сагына.
Елмай миңа иркәм язгы кояш кебек
Җылы кирәк минем җаныма.

Кышкы кояш, кышкы кояш, гафу ит мине
Җылысы юк матурлыкка кызыкмыйм инде.
Кышкы кояш, кышкы кояш, аңларга кирәк
Җылы тойса карашларда бәхетле йөрәк.

Синең күзләреңдә назлы караш тойсам
Мин бәхетсез булмам дөньяда.
Әгәр йөрәкләрдә чын ярату булса
Язлар кебек җылы кышта да.

Кышкы кояш, кышкы кояш, гафу ит мине
Җылысы юк матурлыкка кызыкмыйм инде.
Кышкы кояш, кышкы кояш, аңларга кирәк
Җылы тойса карашларда бәхетле йөрәк.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »