Карлар ява тын гына

Ап-ак карлар, ап-ак карлар
Бүген тагын яудылар.
Син киткән юлларга мине
Кабат алып бардылар.

Карлар ява тын гына,
Күңелем сиңа ашкына.
Очып, очып, очып, очып
Синең кайтыр чак кына.

Ап-ак карлар каеннарны
Акка чорнап алдылар.
Йөрәгемне ят матурлар
Юк, юк, яулый алмыйлар.

Минем алтын хаклыгым,
Ак кардан саф аклыгым;
Кочып, кочып, кочып, кочып,
Сиңа сөйләр шатлыгым.

Җилләр тынды, юллар тынды,
Миндә тынмас зилзилә.
Сөю көчле давыл икән.
Чынлап сөйсәң, сизелә.

Сөюемнең давылында
Армый оча алсаң гына,
Очып, очып, очып, очып
Кайт, иркәм, яннарыма.

Карлар ява тын гына,
Күңелем сиңа ашкына.
Очып, очып, очып, очып
Кайт, иркәм, яннарыма.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.4 (180 голосов)
« »