Килен белән кайнана

Иремнең әнисен назлап,
Әнкәем, дидем үзем.
Онытыйк әле без әйдә
«Килен-кайнана» сүзен.

Гаиләләр гөрләшеп яши,
Барлык эшләр җайлана,
Яшәсәләр гел дус булып
Килен белән каенана.

Борчу чыкса, әнкәемнән
Киңәшләр сорыйм тизрәк.
Кем белсен инде ир-атны
Әнисеннән дә күбрәк.

Гаиләләр гөрләшеп яши,
Барлык эшләр җайлана,
Яшәсәләр гел дус булып
Килен белән каенана.

Акыллы, ышанычлы ир
Утыртырлык тәхеткә.
Үстергәндер улын әнкәй
Бары минем бәхеткә.

Гаиләләр гөрләшеп яши,
Барлык эшләр җайлана,
Яшәсәләр гел дус булып
Килен белән каенана.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.5 (8 голосов)
« »