Йөрәгем

Категория: көе һәм сүзләре

Моңсулы чакларда, сыкранып йөрәгем
Чак кына туктамый каласы.
Язмышның сынавын, җазасын , газабын
Бик якын үзеңә аласын.

Ни генә күрмәдең, ни генә сизмәдең,
Көйләдең тынгысыз көйләрен.
Дошманнар ут янсын, чын дуслар шатлансын
Тип кенә туктамый йөрәгем.

Сәгатьнең сугуы, гомернең узуы
Үткәннәр кала бит хәтердә
Яшьлектә дәртләнеп ут янган йөрәгем
Тип кенә туктамый һич бер дә.

Ни генә күрмәдең, ни генә сизмәдең,
Көйләдең тынгысыз көйләрен.
Дошманнар ут янсын, чын дуслар шатлансын
Тип кенә туктамый йөрәгем.

Бәхетле минутлар, шатлыклы секундлар
Ешайта йөрәгем тибешен
Яшисе бар әле доньяда яшьнәтеп
Туктатма йөрәгем тибешен.

Ни генә күрмәдең, ни генә сизмәдең,
Көйләдең тынгысыз көйләрен.
Дошманнар ут янсын, чын дуслар шатлансын
Тип кенә туктамый йөрәгем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (3 голоса)
« »