Урман егете

Категория: көе сүзләре

Урманнарның серен яшергәнме?
Бигрәк серле яшел күзләрең!
Мин аларга карап туймас идем,
Назлап үбәр идем үзләрен.

Һәр көн сине күрмәсәм дә,
Бәхеткәем бер бөтен.
Йөрәгемне гашыйк иттең,
Әй, син урман егете!

Урман шаулавыннан сизәсеңме
Төрле яклап искән җилләрне?
Урманнардан гына алдың әллә,
Йөрәгеңнән ташкан хисләрне?

Һәр көн сине күрмәсәм дә,
Бәхеткәем бер бөтен.
Йөрәгемне гашыйк иттең,
Әй, син урман егете!

Челтер — челтер ага чишмәләре,
Назлап кына урман гөлләрен…
Сиңа гына серем сөйләр идем,
Чишмәләрдәй саф бит йөрәгең.

Һәр көн сине күрмәсәм дә,
Бәхеткәем бер бөтен.
Йөрәгемне гашыйк иттең,
Әй, син урман егете!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »