Күк сирень

Категория: көе сүзләре

Ал да димим, гөл дә димим,
Бакчамда бар күк сирень.
Чәчәгенә карап туймыйм,
Гел күзләрең күк синең.

Сайрый да, сайрый сары кош
Күк сиренемә кунып,
Әллә кайттыңмы яныма
Сары сандугач булып?

Зәмзәм суын салкын диләр —
Татып караганым юк,
Хәлләремне аңлар идең —
Кайтып караганың юк.

Сайрый да, сайрый сары кош
Күк сиренемә кунып,
Әллә кайттыңмы яныма
Сары сандугач булып?

Калма димим, кал да димим,
Сөйсәң үзең килерсең.
Сөйсәң килерсең, килмәсәң
Гомергә үкенерсең!

Сайрый да, сайрый сары кош
Күк сиренемә кунып,
Әллә кайттыңмы яныма
Сары сандугач булып?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »