Добавлено КуЗя в СР, 02/03/2011 - 20:59
Юлларыңа ап-ак җәймә, хәерле юл…
Бу дөньяда юллар авыр, түземле бул.
Керфегеңә төшеп кунган ак кар бөртекләренең
Күз яшенә әверелгән мизгеле бу.
Юлларыңа ап-ак җәймә, хәерле юл,
Инде кабат сине миңа китермәс ул.
Тау артында котылгысыз янып калган шәфәкъ булып,
Мәхәббәтнең әкрен генә сүнүе бу.
Юлларыңа ап-ак җәймә, хәерле юл,
Офыклардан офыкларга сузылган ул.
Икебезгә язмыш биргән бәхет татлы бер мизгелнең
Мәңгелектән мәңгелеккә китүе бу.
Юлларыңа ап-ак җәймә, хәерле юл…