Ак һәм кара

Категория: көе сүзләре

Бу тормышта ак һәм кара
Һаман чиратлашып бара.
Кайчакта ак, кайчак кара
Язмышларга тамга сала.

Аклык юлдаш булсын безгә
Кара күлмәкләр кисәк тә…
Бүгенгедәй акны алып,
Илтик, дуслар, киләчәккә.

Гел ак кына булсын, димә,
Кирәктер бераз кара да.
Акның кадерен белергә,
Яшәү мәгънәсен аңларга.

Аклык юлдаш булсын безгә
Кара күлмәкләр кисәк тә…
Бүгенгедәй акны алып,
Илтик, дуслар, киләчәккә.

Кара көчләр, кара төсләр
Ак өстенә тап төшермәс.
Ак җанлылар каралыкны
Төннәрен көнгә күчермәс.

Аклык юлдаш булсын безгә
Кара күлмәкләр кисәк тә…
Бүгенгедәй акны алып,
Илтик, дуслар, киләчәккә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.6 (5 голосов)
« »