Бәхет икебезгә берәү

Ул — минем сулар сулышым,
Ул — минем сулар һавам.
Ул — минем йөрәк кагышым,
Ул — минем йөрәк дәвам.
Язмышның ялгышымы бу,
Ялгыштыкмы үзебез?
Икебез дә бер кешегә
Гашыйк булып йөрибез.

Бәхет икебезгә берәү
Кем аның өчен туган?
Я син бәхетсез буласың,
Я мин бәхетсез булам.

Сөю андый булмас,
Мәхәббәт түгелдер бу.
Көнләшүдән арыналмый
Интеккән күңелдер бу.
Бу дөньяда егетләр күп,
Син иң якын дускаем.
Аны бүлешә алмабыз,
Табыйк оныту җаен.

Бәхет икебезгә берәү
Кем аның өчен туган?
Я син бәхетсез буласың,
Я мин бәхетсез булам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »