Мин кайчандыр сине югалтудан
Уйларыма кереп югалдым
Хисләремне, сине яратуны
Бәллүр кебек диеп уйладым.
Бер-береңне югалтулар була,
Ялгышулар була кинәттән.
Ә ярату гомерлеккә кала,
Мәхәббәт ул китми йөрәктән.
Көтмәгәндә сине югалтудан
Ялгышу йлар кергән күңелгә
Күп вакытлар безне аеса да,
Яратам мин сине бүген дә.
Бер-береңне югалтулар була,
Ялгышулар була кинәттән.
Ә ярату гомерлеккә кала,
Мәхәббәт ул китми йөрәктән.
Мәҗбүр итеп булмый йөрәгемне,
Хисләремне куа алмадым.
Бәллүр кебек диеп мәхәббәтне
Ялгыш уйлавымны аңладым.
Бер-береңне югалтулар була,
Ялгышулар була кинәттән.
Ә ярату гомерлеккә кала,
Мәхәббәт ул китми йөрәктән.