Карлар ява (беренче вариант)

Ап-ак карлар ява, ап-ак карлар
Алып китә мине үткәнгә.
Ул көндә дә шулай, ап-ак карлар
Ява иде сине көткәндә.

Күк түбәләр шундый биек иде
Урамнары шундый киң иде
Бәзгә сөю вагъдө иткән урам
Бәхетләргә илтер күк иде.

Ап-ак карлар ява, ап-ак карлар
Кабатлана шулай ел саен..
Ап-ак карлар белән сөйгән ярлар
Кабатланмас инде мөгаен.

Күк түбәләр шундый биек һаман
Урамнар да шулай киң һаман.
Безгә сөю вагъдә иткән урам
Ник бәхеткә илтеп куймаган.

Ап-ак карлар яуган, ап-ак карлар
Бездән соң да безгә кадәр дә.
Бергә узган карлы кичләреңнең
Кадерен белсәң генә әгәр дә.

Күк түбәләр шундый биек булыр
Урамнар да шундый киң булыр
Сөю вәгъдә иткән карлы урам
Бәхетләргә илтер юл булыр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (13 голосов)
« »