Мәхәббәт сагышы

Җилләр исә, җилләр исә,
Сындыра талларымны.
Чит җирләрдә ялгыз башың,
Беләлмейм хәлләреңне…

Без яратып җиккән атлар
Кара белән тимер күк.
Сагынганда айга карыйм, —
Ай да ялгыз минем күк.

Көзләр җитә, кошлар китә,
Карап калам кошларга:
Очар идем яннарыңа,
Юк канатым очарга.

Сагыш бетсен, яшьләр кипсен, —
Шатландырыр сүзең әйт:
Язма сәлам, җибәрмә хат,
Бик сагындым, узең кайт.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »