Җиләкле аланым

Җәй җәйлеген итте — пеште җиләк
Их җыясы иде чиләк — чиләк!
Күптән юлым төшми шул аланга,
Еш җыенам, тик юлыгам сирәк.

Җәйләр җитсә, дәшә туган ягым,
Гамьнән азат яшел тугайларым,
Әй, аланым, — гөлләр, гөләп чагым,
Җәй уртасы, пешкән җиләк чагым…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »