Ак күл өсләрендә ак томаннар,
Күтәрелә таңнар атканда.
Сагынып кайтам туган якларыма,
Шомырт шаулап чачәк атканда.
Яшьлегемә кайтам еллар аша,
Тугайларга, якты күлләргә.
Кубәләктәй очып, гөлләр кочып,
Менәр өчен яшел үрләргә.
Бугенгедәй истә үсмер чагым,
Суларыңда чумып уйнадым.
Онытмамын сине туган ягым,
Төнбоеклы ак күл буйларын.
Бу җыр Зөлфия Шакирова, Радик Вәлмөхәмәтов, Расилә Басыйрова, Сиринә Зәйнетдинова, Сәрия Нәбиуллина, Фәридә Байгужина, Хәмдүнә Тимергалиева репертуарында бар
«
»