Көмеш йолдызлар яуганда,
Шаулаган чакта иген,
Тәрәзәңдә ут янганда, —
Мин гармун булыр идем.
Мин гармун булыр идем,
Назлы җыр көйләр идем;
Хисләремне моң телендә
Тик сиңа сөйләр идем.
Чыңлар идем өй артында,
Моңсыз узалмас идем,
Тыңлар идең син дә чыгып,
Чыкмый түзәлмас идең.
Мин гармун булыр идем,
Назлы җыр көйләр идем;
Хисләремне моң телендә
Тик сиңа сөйләр идем.
Йөрәгеңдә урын тапсаң
Минем кайнар хисләргә,
Тальян гармун булыр идем
Җәйге зәңгәр кичләрдә.
Мин гармун булыр идем,
Назлы җыр көйләр идем;
Хисләремне моң телендә
Тик сиңа сөйләр идем.
Бу җыр Миңгол Галиев репертуарында бар
«
»