Салкын чишмә җылысы

Категория: көе сүзләре

Юлда йөреп ардым — талдым,
Сусадым,
Атлар хәлем калмагандыр
Бер адым.
Изрәгән тән кичке талгын
Җил көтте…

Шул чак бер көй күңелемне
Җилкетте.
Шуңа таба алып китте
Сукмагым
Туган якның чишмәсенә
Туктадым.
Әй, туган җир, тылсымыңдыр

Бу синең:
Узгәрде дә куйды кинәт
Буй — сыным.
Хәйран калып җырчыларын
Тыңладым:
Таныдым мин шул чишмәнең
Чыңнарын.

Җанга алып чишмәләрнең
Агышын
Армый — талмый алга китеп
Барышым.
Алып китәм салкын чишмә
Җылысын.
Хәзер минем моңым шул да,
Җырым шул.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
« »