Байкал күлләренә бардым

Байкал күлләренә бардым,
Су буйларын буйладым.
Байкал күле «Уф-уф…» дигәч,
Кайгыдан дип уйладым.

Байкал күлләренә бардым,
Каршы ярын күрмәдем.
Уф — уфларың ишетсәм дә,
Эч сереңне белмәдем.

Байкал күлләренә бардым,
Кабат баралмам инде.
Салкын сулар алып эчтем —
Кабат яналмам инде.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.4 (5 голосов)
« »