Сагындырды Апас, сагындырды

Категория: көе сүзләре

Җилләр хәбәр итәр ераклардан,
Туган якка минем кайтасымны.
Сагындым мин яшьлек дусларымны,
Сагындым мин гүзәл Апасымны,
Сагындым мин моңсу каеннарны —
Алар көтә минем кайтасымны.

Зөя аша салган таш күпердән,
Якташ егет җырлап үтә микән?
Вәгъдә биреп калган сөйгән ярлар
Әле һаман безне көтә микән?
Кавышыр минутларны уйлый-уйлый,
Сөйгән ярлар безне көтә микән?

Сагынып кайтам газиз әнкәемне,
Сагынып кайтам туган Апасымны,
Кызлар тавын урап җилләр исә.
Сөйли — сөйли минем кайтасымны.
Җилләр хәбәр итә туган якка,
Көтә — көтә минем кайтасымны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (4 голоса)
« »