Каршы чыктым

Категория: көе сүзләре

Бик озакка торып калдың,
Яшьлегем якларында.
Чәчкә тотып килә идең
Сагынган чакларымда.

Сине көтеп, саргаешып,
Агачлар шәлен салган,
Син китәргән гөлләр генә,
Күңелдә яши һаман.

Иртә язда тавыш биргән
Кәккүктәй ялгыз мәлем,
Үзем чәчкә тотып чыктым,
Килмәдең нигә, җаным?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »