Яңа Бүләк

Категория: көе сүзләре

Имәннәрең җыр башласа,
Кушыла тирәкләрең.
Аларны бөр тыңласам да
Җилкенә йөрәккәем

Яңа Бүләк, Яңа Бүләк,
Синдә бар да ягымлы.
Җырларыннан танып була
Минем туган ягымны.

Гөрләп торган Камаз юлы —
Казаннарга туры юл.
Яшьлегемнән килгәнгәдер
Менә шундый нурлы ул.

Яңа Бүләк, Яңа Бүләк,
Синдә бар да ягымлы.
Җырларыннан танып була
Минем туган ягымны.

Күгең аяз, табының мул,
Булсын һаман, авылым.
Йолдызларга менсәм дә мин
Моңнарыңны алырмын.

Яңа Бүләк, Яңа Бүләк,
Синдә бар да ягымлы.
Җырларыннан танып була
Минем туган ягымны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »