Үкенү (беренче вариант)

Юксынган чакларда,
Табынып хатларга,
Көттем бит мин сине, бик көттем.
Күрешер минутлар
Бик якын калганда,
Ятларга калдырып ник киттем?
Язмышым микән соң,
Ялгышым микән соң?
Соң инде син мине чакырма.

Үткәнгә юл урау,
Күңелдә мең сорау,
Юк кире әйләнеп кайтырга,
Әле дә исемдә,
Гел күрәм төшемдә,
Моң тулы, сагышлы йөзеңне.
Үтсә дә күп еллар,
Акса да күп сулар,
Юк, гафу итмәмен үземне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.8 (6 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »