Соңгы кар

Категория: көе сүзләре

Соңгы кар ява, тоткарлап язны,
Бары беразга, бары беразга.
Без аерым-аерым керербезмени
Инде бу язга, чәчәкле язга?

Хәтердә кышның ак бураннары,
Безнең яшьлекнең киң урамнары.
Хәтердә алар иң татлы сүзләр,
Кар өстендәге беренче эзләр.

Кышлар да килер, язлар да килер,
Гомер юлында алар аз булмас.
Тик синнән башка җәйләр җәй булмас,
Кышлар кыш булмас, язлар яз булмас.

Хәтердә кышның ак бураннары,
Безнең яшьлекнең киң урамнары.
Хәтердә алар иң татлы сүзләр,
Кар өстендәге беренче эзләр.

Карсыз да калыр, парсыз да калыр
Мин сине тапкан шушы киң урам.
Соңгы кар ява, минем күңелдә
Иң соңгы буран, иң соңгы буран.

Хәтердә кышның ак бураннары,
Безнең яшьлекнең киң урамнары.
Хәтердә алар иң татлы сүзләр,
Кар өстендәге беренче эзләр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »