Кичерәм

Категория: көе сүзләре

Син су алган салкын чишмәдә мин
Көн дә кичен атым эчерәм.
Эчә атым,
Эчтә татлы ялкын,
Үткәннәрне искә төшерәм.

Тау битендә синең чияләрең
Күптән инде бирде җимешен.
Чия кебек,
Нур балкытып көлеп,
Чыгарсың дип эзләп килешем.

Син тауларда салган сукмакларда
Ал чәчәкләр үсә тезелеп.
Тирә якта,
Бары синең хакта
Былбыл сайрый монда өзелеп.

Хәтерлим дә, рәхәт минутлпарның
Татлы ләззәтеннән исерәм.
Очрашыйк бер,
Ике килмәс гомер,
Кичер мине, мин дә кичерәм…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »