Сары чәчәк өзмәгез

Категория: көе сүзләре

Су буйларында йөргәндә
Чәчәкләргә эндәштем.
Сары чәчәкләрем белән
Синдәй күреп сөйләштем.

Җырың чыңлады күңелемдә:
Сары чәчәк өзмәгез.
Сары чәчәкләрне өзеп,
Ялгыз кала күрмәгез.
Өзәм әле сары чәчәк —
Барыбер ялгыз калдым мин.
Сары чәчәкләрне өзеп,
Сине искә алдым мин.

Сары чәчәкләрдән генә
Җыйыйм дидем гөлләмә.
Сөйгән ярым, сине генә
Сагынып көтәм көн дә.

Җырың чыңлады күңелемдә:
Сары чәчәк өзмәгез.
Сары чәчәкләрне өзеп,
Ялгыз кала күрмәгез.
Өзәм әле сары чәчәк —
Барыбер ялгыз калдым мин.
Сары чәчәкләрне өзеп,
Сине искә алдым мин.

Су буйларында йөргәндә
Чәчәкләргә эндәштем.
Сары чәчәкләрем белән
Синдәй күреп сөйләштем.

Җырың чыңлады күңелемдә:
Сары чәчәк өзмәгез.
Сары чәчәкләрне өзеп,
Ялгыз кала күрмәгез.
Өзәм әле сары чәчәк —
Барыбер ялгыз калдым мин.
Сары чәчәкләрне өзеп,
Сине искә алдым мин.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (18 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »