Арча, арча, ятим калыр идем,
Синнән мине аерып алсалар.
Син зәңгәрсу — урман-кырлар ягы,
Казан арты — данлы Кырлай ягы.
Шуңа да шул горур,
Синдә уза гомер,
Арчалылар бит без, Арчалар.
Арча, арча, әкият — моңнар ягы,
Таңнар зәңгәр, йортлар зәңгәрләр.
Сызыла таңнар алдан белгән төсле,
Әнкәемнең беләзеге төсле,
Шуңа да шул горур,
Синдә уза гомер,
Бәхетлеләр синда Мәңгәрләр.
Арча, Арча, синдә минем нигез.
Сиңа кайтсам, гүя юк кайгым.
Беркайда юк кызлар Арчадагы,
Читекләргә чигелә Арча даны.
Шуңа да шул горур,
Синдә уза гомер,
Варислары бит без Тукайның.