Карашым шәфәкътә,
Яңа ай, йолдызда…
Күңелем — сөйкемле
Ут кебек бер кызда!
Әй, энҗе тешләре,
Оялчан күзләре…
Әй, аның назланып
«Кит!» дигән сүзләре.
Мин аны күрүгә,
Атылсам каршына,
«Китсәнә, кит!» — ди ул,
Кызара, тарсына.
«Китсәнә, кит!» — ди ул,
Бер сүз дә әйтмә, ди.
Күңеле эндәшә:
«Калдырып китмә!» — ди.
«Калдырып китмә!» — ди
Күңеле, күзләре;
Әй, көләч йөзләре
Әй, шаян сүзләре!..
Дөньяда ул булгач,
Кояшлы һәрбер таң!
Яратам мин аны,
Өзелеп яратам!
Бу җыр Зиннур Нурмөхәммәтов репертуарында бар
«
»