Эзләмә син минем сөюемне

Эзләмә син минем сөюемне
Тик сүзләрдән, сәлам-хатлардан,
Күр син аны, карап күзләремә,
Икәү бергә булган чакларда.

Әйтелмәгән сүзләр әйтелгәннән
Кадерлерәк була түгелме?
Тик син генә аңлый аласың бит
Әйтмәсәм дә, әйтер сүземне.

Сөюемне эзлә шатлыгымнан,
Сагынуымнан аны таба бел,
Эшләремнән, сулыш алуымнан
Һәм үзең дә шулай яна бел!!!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »