Яз кайтырбыз, диеп, киек казлар
Каңгылдашып очып киткәндә,
Назлы сөю булып, тәрәзәңә
Көзге җилләр килеп чирткәндә,
Бигрәк ямансулап йөрерсең —
Төшләреңдә мине күрерсең!
Ап-ак карлар җиргә яуган чакта,
Хат-хәбәрләр генә килгәндә,
Язгы таң нурында алсуланып,
Гөлләр чәчәк атар бүлмәңдә.
Чәчәкләрнең берсе мин диген,
Безнең сөю гөлгә тиң, диген!
Хәбәр салып язгы ташкыннарга,
Гөрләвекләр аккан чагында,
Сагынудан канатлыдай очып,
Мин кайтырмын синең яныңа
Кочагыңны ачып, шатланып,
Каршыларсың мине, аппагым!