Сагыш (алтынчы вариант)

Категория: көе сүзләре

/Гаяз Исхакыйга багышлана/

Һавадагы ак болыттан
"Син кайдан?" — дип сорадым.
Шул болыттан тамчы тамып
Керфекләрем чыланды.
Кыйбла якка искән җилдән
"Син кайдан?" — дип сорадым.
Шул җил мине, чәчләремнән

Маңгаемнан сыйпады.
Һавадагы аккошларга
Эндәшергә кыймадым.
Тамып калган каурыйларын
Мин тезләнеп җыйнадым.
Сагышларым, хәсрәтләрем
Күкрәгемә сыймады.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (4 голоса)
« »