Өйда бүген зур тантана,
Һәрбер йөздә шатлык яна.
Аяклары җиргә тими —
Биеп йөри ата-ана.
Әбисе әйтә: «Сөбханалла!
Зур үскән бит безнең бала.
Күз тимәсен, күз тимәсен!
Кызыбыз таккан җиң төймәсен».
Зур куаныч әнкәсенә,
Сөеп карый бәбкәсенә:
"Үзе таккан! Үзе таккан!
Энә-җепне үзе тапкан!
Бармагына кадамаган,
Һичбер төше канамаган».
Гаҗәпләнгән ата кеше:
«Ай-яй, шәп-ди, — кызның эше,
Нык утырткан төймәсен-ди, —
Моңар һичкем тимәсен-ди, —
Пыяла белән капларбыз-ди, —
Истәлеккә сакларбыз», — ди.
Куанышкан һәркем шулай.
Инде эшләр китәр уңай:
Сөбханалла! Сөбханалла!
Күлмәгенә төймә таккан,
Унҗидедә бер кыз бала!