Гармунчы булмасамда

Мин дә гармунчы малае,
Миңа да гармун таныш.
Җанымны ташлый актарып,
Гармуннан аккан тавыш.

Мин дә гармунчы булырга
Тиеш идем тик менә
Булалмадым шул, гармунчы
Малае мин дип кенә.

Әткәйдән калган гармунны
Югыйсә мин туздырдым.
Әнкәй шаһит: шуның белән
Күпме гомер уздырдым.

Тик булмады егетләрне
Урамнар уратырлык,
Дусларымны җырлатырлык,
Кызларны елатырлык…

Уйныйм үзем өчен генә,
Бүтәннәр күрмәгәндә,
Җанга урын тапмаганда,
Нишләргә белмәгәндә…

Ләкин бер дә үпкәләмим,
Гармуннан уңмасам да.
Уйныймын да җырлыймын мин,
Уйныймын да елыймын мин,
Гармунчы булмасам да!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.4 (7 голосов)
« »