Карлар яуган кичтә

Категория: көе сүзләре

Тәңкә-тәңкә карлар яуган кичтә,
Яңа елны каршылаган истә;
Син ап-актан киенгәнгә мәллә,
Чумган иде дөнья ап-ак төскә.
Чыршыбызга хәтта аклык иңде,
Табын түрләрендә шатлык иде.
Без биедек икәү ул чагында,
Бөтерелеп моңнар кочагында.

Телләргә тик татлы сүзләр килде,
Иреннәрдә тик елмаю иде.
Онытылмаска күңелләргә сеңде,
Шул кичәнең матур истәлеге. …
Бер ел гомер кичкән — ядкарь исән, —
Ак тылсымлы кичә чыкмый истән.
Тик нигә соң кабат сагыш җанда,
Сүнү белмәс утлар яна анда…
Күр, уйларга безне сала-сала,
Тагын… былтыргыча карлар ява.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »