Шулай шул

Икәү эчкән чишмә шул ук,
Икәү тапкан тугай шул.
Тик үзебез гена менә.
Үзгәргәнбез бугай шул?..
Шулай шул…
Шулай шул…
Үзгәргәнбез бугай шул…

Без үзебез үзгәрсәк тә,
Кырда шул ук тургай шул.
Әле дә бер-беребезне
Яратабыз бугай шул.
Шулай шул,..
Шулай шул…
Яратабыз бугай шул…

Һавада-икәү сокланган
Шул йолдызлар, шул ай шул.
Андый кичләр, андый хисләр
Онытылмый бугай шул.
Шулай шул,..
Шулай шул…
Онытылмый бугай шул.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.6 (7 голосов)
« »