Хатым булсын бүләгем

Сүзләремнең иң кайнарын җыеп,
Әнием сиңа хатлар үрәмен.
Ал чәчәкләр өзеп бирә алмыйм,
Хатым булсын инде бүләгем.

Чәчәк итеп үрәм бу хатымны
Күмеп назлы кайнар сүзләргә,
Беләм, әни, йөрәгеңда сагыш,
Сердәшләрең юк шул сөйләргә.

Хатларымны укырсаң да, әни,
Күзләреңнән яшең сөртерсең.
Һәрбер сүзем сиңа дәва булсын,
Кайгы-сагышыңны бетерсен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »