Исәнмесез, газиз якларым

Категория: көе сүзләре

Сиңа кайтсам тула күңелләрем,
Сиңа кайтсам туа җырларым.
Йөрәгемә бетмәс илһам биргән
Исәнмесез, басу-кырларым!

Һәр кайтуым сиңа, бәйрәм бит ул
И, кадерле, газиз якларым.
Бер бәхеттә, бер сагышта үткән,
Исәнмесез, сабый чакларым!

Тарта мине сезгә әткәемнең
Төсе калган — изге нигезе.
Әнкәемнең нечкә билен бөгеп,
Урак урган икмәк диңгезе.

Һәр кайтуым сиңа, бәйрәм бит ул
И, кадерле, газиз якларым.
Бер бәхеттә, бер сагышта үткән,
Исәнмесез, сабый чакларым!

Якын миңа туган авылымның
Арба юлы, юллар тузаны.
Сезне күргәч, җанымны моң баса
Әлла гомрем зая узганмы?

Һәр кайтуым сиңа, бәйрәм бит ул
И, кадерле, газиз якларым.
Бер бәхеттә, бер сагышта үткән,
Исәнмесез, сабый чакларым!

Голосов пока нет
« »