Шауяды

Тальян гармун уйнап айлы кичтә,
Урамыңнан уздык, Шауяды.
Без җырлаган моңлы, матур җырлар
Уфаларга җитеп шаулады.

Урал ягы — тау ягы
Безнең авыл Шауяды.
Шауядының бер чибәре
Күңелемне яулады.

Урал итәгендә печән чапкан,
Кулларында чалгы уйнатып.
Бер кочаклар идем, иңнәреннән,
Таң алдыннан гына уятып.

Урал ягы — тау ягы
Безнең авыл Шауяды.
Шауядының бер чибәре
Күңелемне яулады.

Таныштырды безне, кавыштырды
Тибеп елгасының арьягы.
Сөйгән ярым — Урал сандугачы,
Туган җирем — Урал тау ягы.

Урал ягы — тау ягы
Безнең авыл Шауяды.
Шауядының бер чибәре
Күңелемне яулады.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »