Бакча безнең ил, Алтын безнең җир, Җиргә тезләнеп, Чәчәк өздем мин.
Менә шул чакта, Җирне кочаклап, Үбәсем килде, — Сыймый кочакка.
Йөрәккә сыйды, Туйганчы сөйдем: «Йөрәгемдә кал Мәңгегә!» — дидем.