Буген әни бәйрәме (Кем уяткан Ләйләне?)

Иртүк торып битен юган,
Кем уяткан Ләйләне?
Уятмаган, үзе торган —
Буген әни бәйрәме.

Пәрдәләрне ачып куйды,
Көн кояшлы, әй, ямьле!
Якты булсын, балкып торсын —
Бүгән әни бәйрәме.

Өстәл өстен кат-кат сөртте,
Җәйде ап-ак җәймәне.
Чиста булсын, пөхтә булсын —
Буген әни бәйрәме.

Күмәкләшеп без дә, дуслар,
Җырлап алыйк, әйдә әле: —
Котлы булсын! Гөрләп торсын
Әниләрнең Бәйрәме!

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Буген әни бәйрәме (Кем уяткан Ләйләне?)»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.1 (21 голос)
« »