Тәңкә карларны себереп, Тышта буран котыра, Тәрәзә төбендә гөлем Ал чәчәктә утыра.
Янып торган чәчәкләре Булмәбезне балкыта, Тышта январь, ә чәчәкләр Җәй исләре аңкыта.