Добавлено КуЗя в ПТ, 04/03/2011 - 21:45
Үрдем лә үрдем чәчләрем,
Үрдем дә сүтә алмадым.
Атлап түгел, йөгереп түгел,
Очып та җитә алмадым.
Үрелдем дә өзелдем дә
Моңландым да түгелдем.
Китә торган, сүнә торган ,
Сөйми торган түгелмен.
Җырладым ла, әй, җырладым,
Моңнарым сүтә алмадым.
Китәм дидем, китәм дидем,
Ә үзем китә алмадым.
Үрелдем дә өзелдем дә
Моңландым да түгелдем.
Китә торган, сүнә торган ,
Сөйми торган түгелмен.
Өзелмәм дидем, өзелмәм,
Сынылган, өзеленгән.
Сине генә, сине менә
Өзә алмыйм күңелемнән.
Үрелдем дә өзелдем дә
Моңландым да түгелдем.
Китә торган, сүнә торган ,
Сөйми торган түгелмен.