Сине очраттым гомеремнең
Ямансу чакларында.
Гөл булып ачылдым кабат
Назлы кочакларыңда.
Ераклардан миңа кабат
Аваз салды язларым.
Күңел күкләремдә балкып
Кабынды йолдызларым
Син минем өчен аткан таң,
Син миңа язган язмыш.
Еллар сынаган сөюне
Югалта күрмик ялгыш.
Син мине җитәкләп мендең
Бәхетем үрләренә.
Сине сөеп яшәр өчен
Җитсен гомерләр генә.
Бу сөю җырлап туймас җыр,
Илаһи, серле икән.
Йөзәм бәхет диңгезендә,
Күңелләрем — ак җилкән.
Син минем өчен аткан таң,
Син миңа язган язмыш.
Еллар сынаган сөюне
Югалта күрмик ялгыш.
Бу сөюне үзем дә бит
Күпме еллар көткәнмен.
Үз бәхетемне ничә тапкыр
Ялгыш урап үткәнмен.
Син бит күңелем тәрәзәсен
Шакыдың ялгыш кына.
Ә шулай да гомерлеккә
Кушылдың язмышыма.
Син минем өчен аткан таң,
Син миңа язган язмыш.
Еллар сынаган сөюне
Югалта күрмик ялгыш.