Вакыт (беренче вариант)

Вакытны җиткереп булмый,
Туктатып, көттереп булмый.
Чабабыз вакыт артыннан,
Куркып өлгерми калудан.

Әй бу вакытны, кайдан табарга,
Аны көтәргә юктыр ара.
Вакыт артыннан мин дә чабам,
Алга таба, алга таба.

Кешеләр көтәләр диеп,
Һәр җирдә өлгерәм диеп,
Карыйм сәгать укларына,
Тизлегем арттырам шуңа.

Әй бу вакытны, кайдан табарга,
Аны көтәргә юктыр ара.
Вакыт артыннан мин дә чабам,
Алга таба, алга таба.

Вакытның коллары булып,
Тормышның артыннан куып,
Яшәргә кирәк дөньяда,
Яшәүнең мәгънәсе шунда.

Әй бу вакытны, кайдан табарга,
Аны көтәргә юктыр ара.
Вакыт артыннан мин дә чабам,
Алга таба, алга таба.

Варианты песни

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.4 (7 голосов)
« »