Туган якка кайтам (беренче вариант)

Туган якка кайтам
Ямьле җәйләр җиткәч,
Сандугачлар сайрап каршылый.
Каеннарга әйтәм
Кайнар сәламемне
Яннарыннан үтеп барышлый.

Урманнарга сугылам
Җәйнең ал таңында,
Сыйпап үтәм агач чукларын.
Безнең тәүге эзне
Моңсу гына саклый
Уйчан калган урман сукмагы.

Болыннарга барам,
Ләззәтләнеп эчәм
Челтерәп аккан чишмә суларын.
Шул суларга карап,
Күңелем түрендәге
Яңартамын яшьлек елларын.

Күпме гомер үткән,
Авылым миңа һаман
Элеккедәй ямьле, кадерле.
Еракларга китсәм,
Канатланып кайтам,
Телгәлисең, өзеп бәгырьне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (4 голоса)
« »