Кушылдың син моңлы җырларыма

Көтмәгәндә килеп син кушылдың
Күңелемдәге моңлы җырларыма.
Синең белән җырым әверелде
Болындагы чәчкә чыңнарына.

Юлдаш булсын безгә уртак уйлар,
Тибрәлсен лә күңел кыллары.
Онытылмасын җырлар, авыр чакта
Юатсыннар кошлар моңнары.

Каршы алсын иде безне һәрчак
Сандугачлы ямьле иртәләр.
Атлаганда юлдан, очрасалар,
Ишелсеннәр таулар, киртәләр.

Юлдаш булсын безгә уртак уйлар,
Тибрәлсен лә күңел кыллары.
Онытылмасын җырлар, авыр чакта
Юатсыннар кошлар моңнары.

Хисләребез үрелсеннәр кушылып,
Бакчадагы чәчкә-гөлләргә.
Чик куймыйк без, әйдә, янган утта
Йөрәкләргә ярсып дөрләргә.

Юлдаш булсын безгә уртак уйлар,
Тибрәлсен лә күңел кыллары.
Онытылмасын җырлар, авыр чакта
Юатсыннар кошлар моңнары.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »