Кәккүк (дүртенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Урманда ялгыз кәккүк кычкыра,
Аның моңнары йөрәккә тула.
Нигә ул шулай моңая икән,
Үткән гомерен сагына микән?

Бардым урманга ялгызым гына,
Кәккүк моңнарын тынып тыңларга,
Сорадым шунда моңлы кәккүктән:
«Ник аның җыры сагышлы икән?
Кәккүк, кәккүк, кәккүк,
Ни зарың бар, әйтче, әй кәккүк?»

«Аккан су кебек узган гомерне
Гел санап тору әллә җиңелме?»
Иңрәтеп янә бөтен урманны
Кәккүкнең моңлы җыры таралды.

Урман да кинәт шаулаудан тынып,
Тыңлады аның сагышлы җырын.
Сорадым шунда моңлы кәккүктән:
«Яшәү мәгънәсе нәрсәдә икән?
Кәккүк, кәккүк, кәккүк,
Әйт дөресен, яшермә берүк».

Яшәсәң әгәр җырга күмелеп,
Бер дә заяга узмас гомерең.
Синең моңнарың йөрәккә тулыр,
Исмең мәңгелек җыр булып калыр.

Аңладым шунда яшәү мәгънәсен:
Гомерең моңлы җырга әйләнсен.
Ихластан булсын кылган һәр эшең,
Соклансын сиңа Җирдә бар кеше.
«Кәккүк, кәккүк, кәккүк,
Рәхмәт сиңа, әй моңлы кәккүк».

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »