Үкенечле сөю хисләре

Көтмәгәндә генә син бит үзең
Үзгәрттең лә минем язмышны.
Аерылды хәзер безнең юллар —
Булды, ахры, минем ялгышым.

Хәзер соң шул сагынсам да сине,
Юксынсам да, бергә булмабыз.
Синең белән икәү генә инде
Урамнардан бүтән узмабыз.

Кичер мине, мин бит яратуны
Аңламадым бергә чагында.
Һәм син киттең минем язмышымнан
Күңелемдә сөю барында.

Соң аңладым сине сөюемне,
Төзәталмыйм хәзер ялгышым.
Ә син инде оныттың да мине,
Бүтән белән бәйләп язмышың.

Өметләнмим бергә булырбыз дип,
Язмышлардан узмыш юк, беләм.
Тик йөрәктә саклыйм сиңа булган
Сөю хисен сагыш, моң белән.

Вакыт үтәр, барсы артта калыр,
Дөнья мәшәкате өстәлер.
Тик онытылмас минем сиңа булган
Үкенечле сөю хисләрем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »