Йөзеп киләбез көймәдә
Гомер диңгезе буйлап.
Язмыш куя киртәләрен
Сынарга безне уйлап.
Сынама, язмыш, сынама,
Җилләр-давыллар ясап.
Бер ярдан икенче ярга
Сынама безне ташлап.
Сынасаң да, сыгылмабыз,
Безнең көймә нык әле.
Язмыш дулкыныннан куркып,
Ярга чыккан юк әле.
Сынама, язмыш, сынама,
Җилләр-давыллар ясап.
Бер ярдан икенче ярга
Сынама безне ташлап.
Без көймәдә ялгыз түгел,
Дус-туганнар булганда.
Иңне-иңгә куябыз без,
Таянабыз Ходайга.
Сынама, язмыш, сынама,
Җилләр-давыллар ясап.
Бер ярдан икенче ярга
Сынама безне ташлап.