Ялгызлыкка ничек түзәргә

Күңелем белән һаман сине көтәм,
Йөрәгем тик сиңа бәйләнгән.
Салкын көздә көтә-көтә арып,
Кисәк-кисәк бозга әйләнгән.

Ал йөрәгем, җылыт учларыңда
Ирек бирмә шәмдәй сүнәргә.
Яныйк бергә сөю учагында,
Ялгызлыкка ничек түзәргә?

Исеңдәме, иркәм, кайчан гына
Бер сукмактан икәү атладык.
Нигә соң көч таба алмадык
Мәхәббәтебезне сакларлык?

Ал йөрәгем, җылыт учларыңда
Ирек бирмә шәмдәй сүнәргә.
Яныйк бергә сөю учагында,
Ялгызлыкка ничек түзәргә?

Мин ярата алмыйм бүтәннәрне,
Күңелем бары сиңа бәйләнгән.
Йөрәгем дә сине көтә-көтә,
Кисәк-кисәк бозга әйләнгән.

Ал йөрәгем, җылыт учларыңда
Ирек бирмә шәмдәй сүнәргә.
Яныйк бергә сөю учагында,
Ялгызлыкка ничек түзәргә?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (3 голоса)
« »